Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ышанмагыз, алтын таулар вәгъдә итсәләр дә...

Бүгенге көндә кырыкалдарлар тарафыннан иң еш куллана торган урлау төре – төрле « банк хезмәткәрләре»нең шалтыратулары.

2022 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә 44 җинаять теркәлгән, шуның 41е ачылган. Дистанцион юл белән эшләнгән җинаятьләрнең 16сы хәзергә ачылмаган. Банк карталарыннан акча үзләштерү буенча 3 җинаять эше ачылмаган килеш кала. Гомумән, узган елда кырыкалдарлар аркасында райондашларыбыз 4 миллион сумнан артык акчаларыннан колак кагалар. 

Бүгенге көндә кырыкалдарлар тарафыннан иң еш куллана торган урлау төре – төрле « банк хезмәткәрләре»нең шалтыратулары. Һәр очракта тәкъдим бер үк – карта номеры, аның кыска номерын яисә яшерен сүзләрен хәбәр итүләрен сорыйлар, ә аннары гражданнарга кредитлар рәсмиләштерәләр. Ә банкларның «куркынычсызлык хезмәте» хезмәткәрләре телефоннан   гражданин исеменә «кредит рәсмиләштерелгән» һәм операцияне юкка чыгару өчен гражданга шундый ук суммага кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны «куркынычсыз счетка», ягъни җинаятьчеләр кесәсенә күчерергә кирәклеге турында хәбәр итә. Ә гражданин берәүгә дә кредит рәсмиләштерү максаты турында хәбәр итмәсен өчен караклар банк хезмәткәрләре арасында җинаятьчене эзләве һәм аны «куркытмас» өчен гражданнар банкка шалтыратмаска һәм кредит алу максаты турында хәбәр итмәүне сорый. Күп очракта «полиция», хәтта «Федераль куркынычсызлык хезмәте»ннән шалтыратулар да булырга мөмкин.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез:

– банк  хезмәткәре Сездән беркайчан да карта номерларын сорап шалтыратмый;

– телефоннан акчагызны башка счетка күчерергә тәкъдим итми;

– «мошенникларны тоту өчен» хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ярдәм итүләрен сорамый;

– телефоныгызга программалар яисә өстәмәләр урнаштырырга кирәклеген әйтми;

– хокук саклау органнары хезмәткәрләрен сөйләшүгә тартмый, алар белән бергәләп эшләми.

Сак булыйк, телефоннан нидер вәгъдә итүчеләргә ышанмыйк, уяулыкны саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев