Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Запаста булуның чик яше арттырыла

Рядовой, матрос, сержант, старшина, прапорщик һәм мичманнарга кагыла бу.

Запаста булуның чик яше 5 елга арттырыла. Дәүләт Думасы тиешле закон проектын өченче укылышта кабул иткән. Рядовой, матрос, сержант, старшина, прапорщик һәм мичманнарга кагыла бу.

Шулай итеп, беренче разрядлы хәрби бурычлыларга запаста булу вакыты 35тән 40 яшькә, икенче разрядлыларга — 45тән 50 яшькә, өченче разрядлыларга 50дән 55 яшькә кадәр арттырыла. Разрядның хәрби белгечлеккә карап бирелүен искәртеп үтик. Закон киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Документта аныклап үтелгәнчә, запаста булу яше әкренләп кенә күтәреләчәк. Әйтик, 2024 елда 50 яшькә җитүчеләр — 51 яшькә кадәр, 2025 елда 50гә җитүчеләр — 52 яшькә, 2026, 2027 елда 50гә җитүчеләр 53, 54 яшькә кадәр запаста булачак.

Шунысы да бар: 2024 елга кадәр оставкага киткән 50дән 54 яшькә кадәрге кешеләр янә запаска кертелми. Бу үз теләге белән хезмәт итәргә ниятләүчеләргә генә кагылмый.

Ә инде өлкән офицерларның резервта булу вакыты — 65 яшькә, кече офицерларныкы 60 яшькә җиткерелгән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев