Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Иҗат эше көчлерәк

Журналист булганчы әле ул матрос була

Без укыганда остазларыбыз, сез журфактан унҗиде төрле һөнәр алып чыгасыз, диләр иде, бу 2000 елларда шулай әйтелде, хәзер заманча техникаларны күздә тотсаң, тагын да күбрәктер. Шуңа журналистка яза гына белә дип карамаска кирәк, ул талантыннан тыш, мең дә бер һөнәр иясе дә булырга мөмкин. Мәсәлән, 30 елга якын редакциябездә эшләгән Илсур Габделбәр улы Гыйматдинов кебек. Илсур Габделбәрович озак еллар авыл хуҗалыгы бүлеген алып барды, искиткеч зиһенле, грамоталы кеше, илебезнең тарихын бик яхшы белүчән (сөйли башласа туктатып булмастай!), сәясәтне тирәнтен аңлаучы, көн яңалыкларын даими күзәтеп баручы, таләпчән мөдир була белде. Ана теленә дә мөнәсәбәте җитди булды, исем язылышлары да туган телчә булмаса, инандырып төзәттертә иде, үз исемеңнең ничек язылышын да белмисең икән дип, авторларны оялтырга да күп сорап тормады. Сүз кадерен белүче остазлар белән беррәттән лаеклы хезмәт куйды. Урынбасар булгач әлеге сыйфатларына ярдәмчеллеге дә, тәвәкәллеге дә өстәлде, киңәш бирергә дә осталыгы ташып торды. Тәрҗемәне су урынына эчте, русча текстлар язу аңа берни түгел иде. Оста бакчачы да әле ул, һәрбер җимеш агачын, яшелчәне, җиләк-җимешне мантыйкка нигезләнеп үстерә, уңышын да мулдан ала. Умарта кортлары да үрчетә, ул аерткан бал аерылып тора, бөтенләй башка, табигый.

Илсур Гыйматдинов авыл хуҗалыгын яхшы белә, чөнки армия сафларына алынганчы Шаумян исемендәге колхозда (хәзерге «Смәел» хуҗалыгы) комбайн ярдәмчесе дә булган, язгы кыр эшләрендә дә эшләгән, чәчү агрегатында да йөргән. Кышын танылган механизаторлар Рәис һәм Рашит Закировлар белән Киров өлкәсенең Көлмез районы урманнарыннан агач ташуда катнашкан, амбар хуҗалыгында чәчү орлыклары калибрлауда эшләгән.

1972-1975 елларда Кызыл Байраклы Тын океан флотында хезмәт итә. 1973 елда Владивосток каласында флот белгечләре әзерләүче хәрби мәктәпне тәмамлый. Мәктәптән вертолет механигы булып, матрос дәрәҗәсе алып чыга. Хәрби мәктәптә укыганда «Боевая вахта» дигән газета чыгаруда актив катнаша, байтак мәкаләләр яза, «грамматик хаталарны рус егетләре төзәтәләр иде», ди елмаеп. Рәсем ясарга да сәләтле кеше бит әле ул, армиядә хәйран газеталарны бизи, матурлый.

Журналист булганчы әле ул матрос була, сержант, механик, төзүче, зоотехник, рәссам... Аны Тын океан флоты командующиеның оператив штабына (ул шартлы исем белән «Колокол» дип йөртелә, һәм урнашкан урыны яшерен сер итеп саклана), каравыл хезмәтенә еш җибәрәләр. Бу каравыл дигәннәре бик зур дәрәҗә санала. Хәрби мәктәпне тәмамлагач, дошманның атом су асты көймәләрен юк итүгә каршы билгеләнгән махсус диңгез эскадрильясында хезмәт итә, торпедо алып очучы «КА-25» вертолетының механигы була. Вертолетлар БПКга (зур су өсте крейсерларына) төшеп утыралар иде, ди ул. Механикның, ягъни Илсур абыйның төп бурычы вертолетка техник хезмәт күрсәтү һәм аны очышларга әзерләү була. Аеруча да яхшы хезмәт иткәне өчен, аңа кече сержант дәрәҗәсе бирелә, аннан инде сержант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Флоттан кайткач та туры редакциягә килми әле ул, Түбән Камада «Татэнергострой» берләшмәсендә эшли, Николай Вдовин җитәкләгән комплекслы бригадада нефть химиясе комбинатын төзи. Аннан инде Балтачка кайтып район кулланучылар җәмгыятенә рәссам булып урнаша. Иҗат эше үзенә тарта, шигырьләр язуын дәвам итә, байтак шигырьләре «Хезмәт»ебездә дөнья күрә. Смәел урта мәктәбенең 5 сыйныфында укыганда ук яза башлый ул. «Хезмәт» газетасына мәктәп хәбәрләрен җибәрә, шигырьләр яза, районга хәбәрчеләр слетына да чакыралар үзен, Смәелдән актив хәбәрче Бәхтияр Сабиров, мәктәп директоры Тихон Михайлов белән ат чанасына утырып китәләр.

– Актив хәбәрче буларак, газета редакторы, шагыйрь Дифгать Сирай слетта мине трибунага чакырып, язучы Ибраһим Газиның ике томлык сайланма әсәрләрен тапшырды, – дип искә ала ялкынлы елларны Илсур Гыйматдинов. – «Рабоче-Крестьянский корреспондент» журналына подписка белән дә бүләкләделәр әле.

1978 елда ТАССР Язучылар Союзы идарәсе Арчада үткән яшь язучылар конференциясенә чакыра. Поэзиягә багышланган утырышта иҗатын тикшереп, әйбәт бәя бирәләр. Ул вакытта радиода эшләүче шагыйрь Җәүдәт Дәрҗеманов унга якын шигырен радиодан яңгырату өчен яздырып та ала, аларны республика радиосыннан да сөйләттерәләр. Шигырьләре «Ялкын», «Татарстан яшьләре» газетасында да басыла. Мине иҗатка рухландыручы кеше – шагыйрь Нәҗип ага Мәдьяров булды, ди Илсур абый.

Әйткәнебезчә, Илсур абый район газетасында 30 елга якын хезмәт куйды. Корреспондент буларак килгән яшь хәбәрче, Хәмит Фазылҗанов редактор булган чорда, авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. Авыл хуҗалыгы бүлеген алып бару ул чакта җиңелләрдән бирелми, хәзергедәй аралашып – хаталанмыйм микән дип, укытып эшләү өчен ватсаплар юк чак, һәр сүзеңә, ноктаңа-өтереңә кадәр үзеңә җавап бирәсе. 2001-2007 елларда район газетасы редакторы урынбасары була, берүк вакытта «Балтач Сельхозтехникасы» җәмгыятенең «Нәтиҗәле хезмәткә» дигән газетасын да чыгара. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша: Фатыйх Сибгатуллин җитәкчелегендәге КПСС райкомының терлекчелек штабы вәкиле, район халык контроле комитеты әгъзасы, «Хезмәт» газетасы редакциясенең хезмәт коллективы советы рәисе була.

Редакциядә эшләгәндә күпчелек авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре турында язды, игенчелектә һәм терлекчелектә яңа хезмәт алымнарын (Ипатово методы, аренда, гаилә подрядлары, цех структурасы, фермерлык хәрәкәте, район хуҗалыклары икътисады) яктыртты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергәләп хуҗалыкларга күп рейдлар оештырдылар, алдынгыларның эш тәҗрибәләре турында күп язды. Газета саен аның язмасы чыгар иде, һәр язмасы көн темасына нигезләнгән, көн кадагына сугарлык булды.

1999 елның 19 маенда – Татар матбугаты бәйрәмендә Илсур абыйга районның Мактау таныклыгы тапшырыла. Смәелдән орденлы көтүче Фазыл Закиров турында язма «Татарстан коммунисты» журналында уңай бәя ала, «Социалистик Татарстан» газетасында район газетасы «Хезмәт» турында язма-күзәтүдә язмаларын яхшы яктан билгеләп, мактап үтәләр. Әле ул Буа ветеринария техникум тәмамлап, зоотехник белгечлеге дә ала. КПСС өлкә комитеты курсларында да укый.

Илсур абый бүгенге көндә тормыш иптәше Фирая ханым белән матур гына гомер кичерә. Улы, ике кызы гаиләсе – әти-әниләренә ныклы таяныч. Илһам килгәндә, әле дә язгалый Илсур абый. Күңелендә иҗат рухы яши, сүрелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев