Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

«Хезмәт»газетасы минем күңел күгемдә якты кояш булып килеп керде

56 еллык хәбәрчелек эшчәнлегем турында

  56 ел элек миңа җылы кулларын биргән өлкән журналистларны, остазларымны олы хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алам. Бу язмам бакый дөньяга күчкәннәренә изге догаларым булып ирешсен иде дим.

Безне, ул чор теле белән әйтсәк, совет балаларын, яшьләрне тәрбияләүдә, матур эшләргә, яңа тормышка рухландырып тәрбияләүдә татар матбугаты, шул нәүбәттән «Хезмәт» газетасы да гаять зур хезмәт куйды. Минем үземне дә ятимлек һәм фәкыйрьлек белән кимсетелгән балачагымда һәм мөстәкыйль тормышка аяк басканда минем үземне дә матбугат үз канаты астына алды. Әлеге язмам гомер юлымны яктырткан, мине рухи байлык­ – иҗат дөньясына рухландырган «Хезмәт» һәм аның канаты астында узган 56 еллык хәбәрчелек эшчәнлегем турында.
Кыскача гына ничек итеп итеп хәбәрчелеккә аяк басуым турында әйтеп үтим. 5-6 сыйныфларда укыганда татар теле укытучыбыз Әминә апа Фазылҗанова безгә шигырьләр яздыра башлады. Һич кенә дә төчеләнеп язуым түгел, башка, яңа- «Хезмәт» исеме белән килә башлаган гәзитне, мин үзем, сабый күңелем аны яңа гәзит- ЯҢАЛЫК итеп кабул иттем. Шигырьләремне алып, редакциягә кергәли башладым. Әйе, яңа «Хезмәт»газетасы минем күңел күгемдә якты кояш булып килеп керде.

Зур дулкынлану белән беренче тапкыр редакция баскычыннан менүемне, әле бүгенгәчә хәтерлим..Мине әлеге «хатлар бүлеге» урнашкан төштәге бүлмәдэ утыручы, калын пыялалы күзлек кигән, Риф Якупов янына керттеләр. Кул биреп күреште, минем белән үз тиңедәй итеп, зурлап сөйләште.Хыялларым, фикерләрем белән кызыксынды. Килгән саен киңэшләрен бирә, язарга өйрәнергә төрле китаплар биреп җибәрә иде. Үзе дә гел укуда, фәнни эшләр белән шөгылләнә.Тукайны өйрәнеп, аны дөньяга китергән Мәмдүдә абыстайның каберенең Сасна пүчинкәсендә булуын нәкъ беренче тапкыр ул ачыклады.
1965 елның көзендә («Хезмәт» булып 1сан апрельдә чыкты) өлкән вожатыебыз Җәмилә апа мәктәбебездә районыбызда беренчеләрдән булып“Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге оештырып, мине аның җитәкчесе һәм “Яшь хәбәрче иҗаты” стена газетасының мөхәррире итеп билгеләде.


. 1966 елның 13 декабрендә мине район үзәгенә хәбәрчеләр һәм стена газетасы редакторлары киңәшмәсенә чакырдылар. Хәтта докладтан соң фикер алышу өлешендә чыгыш ясап, районда тәүге хәбәрчеләр түгәрәгебез эшчәнлеге белән таныштырдым. Үземне сәхнәгә чакырып, кулымны кысып, бүләкләр дә тапшырдылар әле. Бүләкләр дигәнем “Рабоче-крестьянский корреспондент” журналына еллык подписка квитанциясе һәм “Тебе, юный корреспондент” дип исемләнгән китап иде. Алга таба да һәр елны киңәшмәгә чакырып, зурлап, редакция яздырып, һәр айда өйгә килгән“Рабоче-крестьянский корреспондент” һәм «Журналист» җурналлары безгә, эшче-авыл хәбәрчеләре өчен чын мәгънәсендә дәреслек, методик кулланма булды. Аларда төрле жанрларда язарга өйрәтелде. Үрнәкләр, киңәшләр бирелде. Мәскәүнең «Правда» газетасы редакциясендә нәшер ителгән методик кулланма, дәреслек Өстәвенә, авылда мондый журналларның килүе минем өчен бик зур мәртәбә дә иде!
             
              Мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк баскач та мине үз канаты астына алган «Хезмәт» газетасына ихтирамым бик зур. Кайбер язмаларым газетада урын таба алмасалар да, бер генә хатымны да җавапсыз калдырмый иде редакция. Ул чакта эшләгән журналистлар Мәгъсум Хуҗин, Дифгать Сираев, Риф Якупов, Рәфыйк Шәрәфиев, Фәридә Шакирова, Мидхәт Гыйрфанов, Харис Әшрәфҗанов, Нәфыйк Шәфигуллин һәм башкалардан хәбәрләремә рәхмәт сүзләре ирештергән хатлар килә иде. Аларның хатларындагы олыларча, дусларча уңышлар теләве, киңәш-фикерләр, юнәлеш бирүләре мине уйланып, эзләнеп иҗат итәргә этәрде. Бу остазларымның җылы сүзләре үсендереп җибәрде..
            Исеме ахырдан аталган Нәфыйк абыйны искә алганда йөрәк әрни. Бичаракай бик ябык, юка иде ул, аның кышкы салкын бураннарда авылыбыз аша,өстенә телогрейка кигән Нәфыйк абыйны ачык йөк машинасы әрҗәсендә басып Шешеңәренә кайтып баруын хәтерләү җанны әрнетә, бәлкем шуңадыр озак эшләмәде ул. (Шуңа дим, авылына кадәр 27 чакрым, торып эшләп, ялга гына кайтып йөргәндер инде. Авыл хуҗалыгы бүлегендә иде ул. Сигезенче сыйныфта укыганда ук фермага менеп, Нәфыйк абый белән ферма телефоныннан сөйләшеп, хисапчы һәм партгруппорог Мәгъфур абыйдан сорашып, чын беренче «дәүләрчә», «Зур омтылыш» (1967ел, 7февраль) дигән мәкаләм чыкты.
 Нәфыйк абый белән шул мәкаләне язганда нык аралашкан идек (1936-1994 елларда). Ул 58 яшендә үлде.
            

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли башлагач та хәбәрчелек эшчәнлегемне туктатмадым. Хәлил ага Фазлыев (ул мин беренче сыйныфта укыганда мәктәп директорыбыз иде) җитәкчелегендәге хәбәрчеләр постына тупланып, язу эшчәнлегебезне дәвам иттек. Армиягә киткәнче генә дә без аның белән актив хәбәрчеләр «чутында» булдык. Ел саен район хәбәрчеләр киңәшмәсендә катнаштык, бүләкләндек.
Газетада язмаларым даими басылып торды. «Комсомол прожекторы» редакторы, калган стена газеталарының редколлегия члены буларак кырларда, фермаларда, ындыр табакларында еш булам. Кешеләр белән аралашам, фотоларга төшерәм. Стена газетасына бирелгән язмаларымны, фотоларны әлбәттә, «Хезмәт»кә дә юллыйм. Әлбәттә, “Хезмәт” өчен махсус язылганнары да була.
Ул чакта, яшь,әтәч чак, дигән күк, хәбәрче, бигрәк тә «барысын да күрергә тиешле» «КП»редакторы да булганга, эштә булган уңай якларны күрсәтү белән бергә кимчелек-юнәлешләрне дә язам, фотоларда да бирә идем, юнәлешләр дә. Баштан сыйпамасалар да, берсе дә артык бәрелмәде. Хәбәрче буларак танып, әтиемдәй кешеләр дә хөрмәт итте.
   Еллар үтеп, гомер юлымны барлаганда (Мәктәпкә укытырга кергәч, читтән торып, педагогия институтында белеем алдым. Мин армиягә киткәнче үк, чын «авыл университетын», тормыш мәктәбе үттем. Бездә бик күпләр мәктәпне бетергәч, кая барасың, дигән сорауга «АБУ»га керәм, дип әйтергә яраталар иде. Кайда, нәрсә соң ул дип сорасалар: «Авыл башы университеты» диләр иде. Аз-маз гына фикерли алган кеше тел төбен «чамалый», әңгәмәдәше фермага урнашырга җыена! Армиягә киткәнче 4 ел буе бер фермада гына эшләмәдем анысы. Бригадир да булдым, үз теләгем белән бер ел колхозда сыер көтүе коттем. Бригадир булып эшләгәндә, эшче көч- кешеләргә кытлык заманда, бигрәк тә бәрәңге алу чорында бригадир, хисапчы, бер үк вакытта төяү-бушату эшләрендә дә катнаштым. “Авыл университетын” үттем, дими, ни дисең? Мин ил-җир, сугыш,тормышның ачысын кичкән ветераннар, хәтта гражданнар сугышы, революция, колхозлашу, репрессия елларын кичкән кешеләр белән аралаштым, алар белән бергә эшләдем. Нинди генә кызыклы яки гыйбрәтле хәлләр ишетмәдем алардан. Күбесен шул вакытта ук язып та чыктым. Барысы да колакка кереп, күнелгә сеңеп калды.Аларның истәлекләрен алып калдым.

(Дәвамы "Хезмәт" газетасының 17нче санында).

Рамазан Фәрзиев,

Салавыч авылы.

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев