Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Ничек бар – шулай, ягъни гомер буе өйрәнү

Соңрак ул су проблемасы үземә дә кагылды!

“Хезмәт” газетасы .юбилее уңаеннан, хәтергә уелып калган кайбер хатирәләрне, бернинди пафоска бирелмичә, ничек бар, шулай язырга булдым әле.

Без эшли башлаган 70 нче еллар башында газета төп идеология коралы булып санала иде, шуңа күрә райкомның бик кырыс таләпләрен исәпкә алып эшләдек.

Бүлек мөдирләре, эшебезне һәр ай саен конкрет план төзүдән башлыйбыз, анда социалистик ярыш барышын яктырту белән бергә, тәнкыйть мәкаләләре әзерләп бастыру да мәҗбүри куела иде. Чөнки, авыл хуҗалыгында һәм башка әһәмияте зур булган тармакларда газет аша кимчелекләрне фаш итеп уңышлы эшкә юлны тигезләп була дип санала иде. Үз чиратында мин дә күп яздым андый мәкаләләрне, соңыннан каты камчысы эләкмәсен өчен, теманы бик каты өйрәнеп, һәр җөмләне акыл бизмәненә салып үлчәгәч кенә, тәвәккәлли идек тәнкыйть язырга.

Бервакыт шулай, редактор Дифгать Сирай, мине Субаш колхозына барып, ни өчен болар сөт саву буенча иң артта өстерәлгәне турында тәнкыйть мәкаләсе язып кайтырга заданиесы бирде.

Бардым, фермага кереп мондагы шартлар белән таныштым, сыер савучылар бер авыздан эшләренә бернинди игътибар юклыктан малларга салкын су белән черә башлаган саламнан башак бирергә мәҗбүр булуларыннан зарлана. Язылмаган кагыйдә буенча, без ачыкланган кимчелекләр турында урындагы җитәкчегә әйтеп китергә тиеш идек.

Басудан эзләп таптым колхоз рәисе Борһанов Хәсән абыйны, шундый тыгыз язгы чәчү чорында безнең ферма тикшереп йөрүебезгә ачуы чыкты, ул кискен каршы төшсә дә, райкомнан яклау тапкач, тәнкыйть материалларын бастырдык. Ни гаҗәп, башта бик дорфа усал күренгән Хәсән абый үч саклап йөри торган кеше түгел икән, үзәктән ерак бу авыллар өчен үзе дә байтак игелекле эшләр башкарып калдырды.

Тагын бер истә калган сабак булырлык кечкенә генә вакыйга – авыл халкы исеменнән Чепьяда суга тилмерәбез дигән хат алынды, редактор Фазылҗанов Әхәт абый, тикшереп язар өчен миңа тапшырды. Мәсьәлә бик җитди булганга, исполкомда җыелышта катнашканнан соң, мин җаен туры китереп, гаделлеге, таләпчәнлеге белән дан тоткан исполком рәисе Илдус Нигъматуллович белән киңәшеп карарга булдым. Ул тыңлагач, миңа гомергә истә калырлык итеп: “Фәридә, андагы совет җитәкчесе Хәкимов эшкә бик җаваплы карый торган кеше, проблеманы хәл итү аннан гына тормый, тузган су юлларын яңарту өчен бик күп матди чыгымнар кирәк. Син ничек бар шулай – өйрәнеп дөресен яз, шул ук вакытта ветеран Хәкимовның да уңай сыйфатларына тап төшерерлек булмасын язмаң”, - дип бик акыллы киңәш бирде миңа.

Соңрак ул су проблемасы үземә дә кагылды! Балтачта да ул бик кискен тора иде. Безнең тар гына Каюм Насыйри урамында бердәнбер колонка ватык, суны көянтәгә потлы чиләкләр асып, күрше урамнан ташыганда, күз аллары караңгыланып китә. Шулай тилмерә торгач, мин тәвәккәлләп, үзебезнең яңарак эшли башлаган Марат Хәйевич Зариповка кердем. Гозеремне нигезле итеп аңлаткач, конкрет эш итә торган Марат Хәйевич: “Урам халкы исеменнән гариза язып, исполкомга тапшыр, киләсе ел планына кертергә тырышырбыз”, - диде. Бу киңәшен аның мин гомер буе онытмадым!

Чәчүләр төгәлләнгәч, тар гына урамыбызда тирән итеп канаулар казып аттылар, кайберәүләр өчен бу бик уңайсызлык тудырганга күрә, берничә кеше, минем өстән жалу белән исполкомга чапкан, Гарифҗан Мөхәммәтшин боларны тыңлаган да: “Су керткәнгә кем ризасызлык күрсәтеп йөри инде, куанырга кирәк”, - дип борып чыгарган диделәр.

Моны шуның өчен язам: кулымда очлы каләмем булса да, беркайчанда, беркем өстеннән дә жалоба язып йөрмәдем. Шуның өчен дә җитәкчеләрнең чиста намуслы, ышанычлы журналист дип бәяләүләре минем өчен зур дәрәҗә булды.

Редакциянең бик катлаулы эшчәнлегендә төп җаваплылыкны редактор күтәрә, ул журналистларга да дөрес юнәлеш биреп, өстәгеләр белән дә уртак тел табып эшли алганда гына, коллективка җил-яңгыр тими.

Мин төпле акыллы, гаять белемле, зыялы шәхес булган Әхәт абый Фазылҗановны тирән хөрмәт белән искә алам, иҗади куәте, гаять эшлекле шәхси үрнәге белән дә, безне ул нәтиҗәле хезмәткә рухландырды.

Озак еллар радиотапшырулар алып барган, Сабантуйлар үткәрүдә жор телле алып баручы булган, гомумән, халык арасында кайнаган Нуралла Галиев редактор булгач та, коллективта элеккеге традицияләр сакланып, җайлы гына эшләргә насыйп булды. Һәр иҗади коллективта сәламәт конкурентлык дигән төшенчә бар, бу инде кирәк чакта бер-береңнең шәхесен түбәнсетмичә генә җайлап тәнкыйтьләп, язмада җибәрелгән кимчелекне күрсәтеп, уңышлы якларын газет популярлык файдасына юрап, бердәм булып тупланып, бер максатка хезмәт итүне аңлата.

Бервакыт шулай, архивта эшли башлагач, бүлмәмә элеккеге хезмәттәшем кереп сөйләшеп утырды. Сүз иярә сүз чыгып:

Фәридә, син редакциядә бик карусыз булып ат урынына эшләдең инде, - дип әйтеп куймасынмы.

Эшләмәссең, сезнең күк усаллардан тәнкыйть сүзләре дә шактый эләкте, - дип әйтергә мәҗбүр булдым.

Әйе шул, дип җөпләде ул мине, нечкә хисле кешене үртәп җылату үзе бер кызык бит, - дип үзенең рыясыз туры сүзле икәнен раслады.

Моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була! Һәр язган җөмләң башта хезмәттәшләр контролен узып, йөзләгән подписчикларның таләпчән, сизгер бәясенә дучар булганга күрә, журналист һөнәре зур киеренкелек тудыра торган катлаулы хезмәт ул.

Заманалар үзгәргәннән соң әллә ничә төрле финанс планнары да өстәлгәч, бүгенгеләргә дә эшләү җиңел түгел. Алай да халык арасында район газетасының дәрәҗәсе зур, бик күп төрле һәм файдалы.

Бүген районда халык көтеп ала торган газетаның йөзе һәм тематикасы шактый нык үзгәрсә дә, почта килгәч, иң беренче төрле мәгълүматка һәм сыйфатлы рәсемнәргә бай булган “Хезмәт” белән танышып чыгабыз, үзебезнең фидакарь, игелекле якташларыбызның нинди авыр шартларда да зур технологик яңалыкларга йөз тотып, уңышлы эшли алуларына куанабыз. Инде дистә елдан артык район газетасы белән идарә иткән редактор Вакыйф Мансур улы Зәкиев оста оештыручы, сәләтле җитәкче буларак бердәм коллективны көнүзәк бурычларга төпле акыл белән ипле итеп аңлатып юнәлтә белә, безнең кебек ветераннарга карата да ул әйбәт мөнәсәбәт күрсәтә. Гомумән, бу коллектив минем үземә бик тә якын, алар белән дустанә аралашсам кәеф күтәрелә, кем әйтмешли, аларның ихтирамлы, җылы карашыннан яшиселәр килә башлый. Авыр, катлаулы заманда төрледән-төрле бурычлары көннән-көн арта һәм үзгәрә барса да, хезмәткәрләр бердәм булып, безне иң актуаль район яңалыклары белән таныштырып баралар. Республикада яулаган дәрәҗә урыннарын хаман да үстерә барсыннар дип телибез.

Фәридә Шакирова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев