Прокуратура органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет һәм иң изге теләкләр телим!
Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу бәйрәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаучыларга, аларның мәнфәгатьләрен тәэмин итүчеләргә багышлаган дәүләт һәм җәмгыятьнең ихлас ихтирамын күрсәтү.
Көндәлек хезмәтегез белән сез законлылыкны ныгытуны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итәсез. Сез җинаятьчелекне кисәтү белән шөгыльләнәсез, коррупциягә каршы көрәшәсез, тормышның барлык өлкәләрендә дә җитди күзәтчелек эшләре алып барасыз, район халкының хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрәсез.
Прокуратура органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет һәм иң изге теләкләр телим!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев