13 июль — Россия почтасы көне
Ихлас күңелдән бәйрәмегез белән котлыйм!
Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Гасырлар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алганда, почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый.
Районыбызның почта тармагында хезмәт куючыларның кулыннан көн саен никадәр корреспонденция үтә, эшкәртелә, абунәчеләргә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. Соңгы вакытларда традицион хезмәтләрдән тыш күп төрле заманча хезмәтләр дә тәкъдим итәләр.
Бу тармакта үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, бөтен энергияләрен һәм еллар буена тупланган тәжрибәләрен уртаклашкан тырыш кешеләр эшли. Ышанам, коллектив алга таба да куелган бурычларын намуслы үтәр.
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, барчагызга да нык сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган ветераннарыбызга аеруча рәхмәтлебез. Бәйрәм белән сезне!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев