15 декабрьдән «Чыршы» операциясе башлана
5 мең сумнан һәм аннан да югарырак зыян булганда РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган
15 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр Татарстанда ылыслы агачларны законсыз кисүдән саклау өчен урманнарда патрульлек итү көчәйтеләчәк.
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман утыртмаларын законсыз кисү һәм зарарлаган өчен җаваплылык турында искәртте:
Гражданнар өчен штраф – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр;
Вазыйфаи затлар өчен штраф — 20 дән 40 мең сумга кадәр;
Юридик затлар өчен штраф – 200 дән 300 мең сумга кадәр.
Ул хокук бозучылар шулай ук китерелгән зыянны капларга тиеш, дип билгеләп үтте. 5 мең сумнан һәм аннан да югарырак зыян булганда РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев