19 март көнне Балтач диңгезчеләре бәйрәм итәчәк
19 март көнне сәгать 9да «Ватан сакчылары» паркында диңгезчеләр флагын күтәрерү тантанасы була
19 март һәммәбез өчен дә кадерле һәм күркәм бәйрәм – илебезнең хәрби Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне.
Без гаять тә тирән диңгез, океан су асларында хәрби бурычыбызны лаеклы рәвештә үтәп, Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән ир-егетләр, горур диңгезчеләр! Ил чикләрен иксез-чиксез, хәтта төпсез зур су асларында саклау ул кыюлык кына түгел, ул батырлык һәм горурлык та.
Бәйрәм белән сезне, мөхтәрәм райондашлар! Хезмәт иткән еллар хатирәсе чәчләребезгә ак төсләр булып уелып калса да, күңелләребез һәрчак көр, дөньяларыбыз тыныч, гаиләләребез имин булсын. Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, тигез тормыш телим.
19 март көнне сәгать 9да су асты көймәсендә хезмәт иткән батыр йөрәкле иптәшләрне, безгә теләктәшлек белдерүчеләрне «Ватан сакчылары» паркында диңгезчеләр флагын күтәрергә чакырып калам.
Наил Хөснетдинов,
диңгезчеләр җәмгыяте рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев