Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

2025 елда «Балтач районы мактаулы гражданины» исеменә кемнәр лаек булачак?

Райондашларга әлеге мактаулы исем район Сабан туенда биреләчәк

Балтач Сабан туенда бик матур вакыйга традициягә керде. Ул районыбызның үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә «Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Бүген район Советы утырышында Балтач Сабан туенда бүләкләнәчәк «Балтач районы мактаулы гражданины»на кандидатуралар расланды.

2025 елның мактаулы гражданиннары булып Арбор авылында яшәүче, 45 ел гомерен туган колхозында хезмәт куйган, Габделбәр Гозәер улы Гозәеров,  Карык-Серма авылыннан 42 ел буе шофер булып эшләүче Николай Александрович Копаров, Балтач бистәсендә яшәүче, шәхси эшмәкәр Илдар Галимулла улы Галиуллин танылды.

Райондашларга әлеге мактаулы исем район Сабан туенда биреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев