2026 елда Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исеменә лаек булучылар билгеле булды
Район Советы утырышы комиссиянеӊ әлеге карарын бертавыштан раслады
Район Советыныӊ бүгенге утырышында депутатларга районныӊ Мактаулы гражданы исеменә лаек булучыларны карау Һәм тәкъдим итү комиссиясенеӊ карары җиткерелде.
Комиссия рәисе, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе .. билгеләп үткәнчә, комиссия үзенеӊ утырышында югары исемгә дәгъва кылучы 20 райондашыбызныӊ район өчен куйган хезмәтләрен караган, шулардан иӊ-иӊнәре сайлап алынган.
Менә алар 2026 елда Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исеменә лаек булучылар: Чулпан Габделхәй кызы Габделганиева – спортчы, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе, Самат Зариф улы Шәрәфиев – «Яңа тормыш» җәмгыяте механизаторы.
Район Советы утырышы комиссиянеӊ әлеге карарын бертавыштан раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев