22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне
Хәтер һәм кайгы көне кешелекнең асылын аңларга, тынычлыкның кадерен белергә өндәп торган моңсу һәм уйландыра торган көн ул
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Иртәнге сәгатьләрдә фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары, сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзы чикләренә бәреп керә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юлларга, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими дислокация урыннарына һәм күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә.
Германиягә теләктәшлектә СССРга каршы Румыния, Италия, берничә көннән Словакия, Финляндия, Венгрия чыга, август уртасында аларга Норвегия килеп кушыла. Совет халкы Ватанын яклап көрәшкә күтәрелә.1945 елның 9 маенда совет гаскәрләре фашизмны тар-мар итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән фаҗигале сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалта. Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше китә, шуның 12 миллионга якыны безнең Балтач халкы, 6 меңгә якын райондашыбыз мәңгелеккә сугыш кырларында ятып кала.
22 июнь көнне бер минутлык тынлык игълан ителә, сагышлы секундларда ил кичергән кайгылы, утлы көннәр, яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар, толлар сагышы, сугыш чоры ятимнәре, тылдагы авыр хезмәтнең ачылыгы искә алына. Хәтер һәм кайгы көне кешелекнең асылын аңларга, тынычлыкның кадерен белергә өндәп торган моңсу һәм уйландыра торган көн ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев