Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Айгөл һәм Айрис сабыйларны сөендерә

Муллагалиевлар Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, балаларның өйләренә барып, бәйрәм белән котлап, бүләкләр белән сөендерде

Куныр авылында яшәүче Айгөл һәм Айрис Муллагалиевлар Яңа ел якынлашкан көннәрдә әтиләре махсус хәрби операциядә булган 8 баланы һәм мөмкинлеге чикле 4  сабыйны күчтәнәчләр белән сөендерде.

Муллагалиевлар Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, балаларның өйләренә барып, бәйрәм белән котлап, бүләкләр белән сөендерде.

Бүләкләрне алырга Айгөлнең якын дуслары матди ярдәм күрсәткән, ә төп спонсор исә Айрис Муллагалиев үзе. Айгөл балалар яратып ашый торган тәм-томнардан зур конфет формасында бүләк әзерләгән.

«Бу эшкә беркем дә мәҗбүр итмәде, дан өчен дә түгел, ә күңел кушуы буенча эшләдек. Сабыйларга бәйрәм алды көннәрендә булса да, яхшы кәеф бүләк итәсе килде», ди Айгөл.

Афәрин, рәхмәттән башка сүз юк. Игелекле эшләрегез дәвамлы булсын да киләчәктә гаилә бөтенлегендә, муллыгында яшәргә язсын сезгә.

Шунысын да әйтергә кирәк, Муллагалиевлар, Куныр балалар бакчасына йөрүче 13 балага шундый ук бүләкләр ясап, бәйрәм чарасында куандырырга җыена. Игелекнең чиге юк диюләре шушы буладыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев