Альбинабыз дөньяның иң оста 100 шеф-повар белән көч сынаша
Көн темасы

Альбинабыз дөньяның иң оста 100 шеф-повар белән көч сынаша

Чемпионат 11-21 июнь көннәрендә Лангфанг шәһәрендә уза

Якташыбыз Альбина Фәсхиева Кытайда узучы «CHEF OF THE WORLD 2025» дип аталган шеф-поварлар арасында узучы чемпионатта катнаша.

Чемпионат 11-21 июнь көннәрендә Лангфанг шәһәрендә уза.

Чемпионатны оештыручылар Альбинаның «Россия-Ислам дөньясы» форумындагы искиткеч мастер- классына сокланып, аны конкурска сайлап алудан тыш чакырдылар.

Альбинабыз дөньяның иң оста 100 шеф-повар белән көч сынаша. Чемпионатта ул 30 000 тамашачыны телне йотарлык тәмле милли ризыгыбыз чәк-чәк пешереп шаккатыра.

Фото: А.Фәсхиеваның шәхси битенннән

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев