Алия «Иң яхшы бишлек»кә керде. Афәрин!
Конкурс «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» проектларының берсе буларак гамәлгә ашырылды
24-25 гыйнвар көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәүге тапкыр Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен «Гыйлем»” интеллектуаль конкурсы узды.
Әлеге конкурста Балтач урта мәктәбенең 11 в сыйныф укучысы Нәбиева Алия көч сынашты. Алия, финалга кадәр барып җитеп, «Иң яхшы бишлек»кә керде. Афәрин!
Конкурс Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев