Җәлил Фазлыев «ТР агросәнәгать комплексы мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Көн темасы

Җәлил Фазлыев «ТР агросәнәгать комплексы мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров исеменнән ветеранга Рәхмәт хаты тапшырылды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан агросәнәгать комплексы ветераннарын зурладылар. Министр урынбасары Дмитрий Яшин ветераннарга күпьеллык фидакарь хезмәтләре, туплаган тәҗрибәләре һәм яшь буынга тапшырган белемнәре өчен чиксез рәхмәтен җиткерде.

Быел юбилейларын билгеләп үтүче мөхтәрәм ветераннарыбыз аерым игътибар үзәгендә булды. Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән лаеклы өлеше, югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен Җәлил Васил улы Фазлыев «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мактаулы ветераны» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров исеменнән ветеранга Рәхмәт хаты тапшырылды. Хөрмәтле ветераныбызны без дә ихлас күңелдән котлыйбыз!


Нет комментариев