«Добропчел» конкурсы «АгроНТРИ» программасы кысаларында уздырыла
«Добропчел» конкурсы традицион умартачылыкны цифрлы һәм инженерлык технологияләре белән берләштерүче белем бирү инициативасы.
Нөнәгәр урта мәктәбеннән Закиров Алмаз Рәүф улы районда уздырыла торган бу конкурста катнашып ел саен беренче урынны яулый. Быел ул район данын яклап республикада катнашты. Анда ул җиңү яулады. 40 бала арасыннан өч укучыны сайлап алдылар. Алар сафында безнең Алмаз да булуы күңелне сөендерә.
Август аенда Әлмәт кызы Әдилә, Тәтеш кызы Ангелина һәм Балтачтан Алмаз бер команда булып республика данын якладылар. Алар командасы җиңүче яулады. Нинди зур сөенеч, мәктәп, авыл, район, гаиләсе өчен!!! Әфәрин Алмаз!!
Шунысын әйтергә кирәк, Алмазның гаиләсе элек-электән урмарталык эше белән шөгыльләнәләр.
Алмаз Закировны «АгроНТРИ-2026» халыкара конкурсында җиңүе белән котлыйбыз! Алмаз, югары һөнәри әзерлек һәм агротехника өлкәсендә тирән белемнәрен күрсәтеп, «ДоброПчел» номинациясендә җиңүче булып мәктәп данын күтәрде. Остазы Гимадиев Рамил Шамил улына конкурсантны сыйфатлы әзерләгәне өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Нет комментариев