Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Җәмилә Сибәгатуллина 80 яшьлек күркәм юбилеен каршылады

Җәмилә апаны олуг юбилее белән район башлыгы Рамил Нотфуллин да котлады

 

Бар гомерен балалар тәрбиясенә, укытучы һөнәренә багышлаган олы йөрәкле, киң күңелле шәхес, укытучы Җәмилә Габдулла кызы Сибәгатуллина 80 яшьлек күркәм юбилеен каршылады.

Кырык ел буе Салавыч урта мәктәбенең өлкән пионервожатые булып эшләгән, Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызның мактаулы гражданины дигән дәрәҗәле исемне йөртүче Җәмилә Габдулла кызы легендар райондашыбыз, пионериянең әнисе, комсомолның йөзек кашы, үзе гармунчы-җырчы-нәфис сүз остасы-хәбәрче-спортчы һәм үз эшенең фанаты да.

Җәмилә апаны олуг юбилее белән район башлыгы Рамил Нотфуллин да котлады.

 

- Октябрят булган, аннан соң кызыл галстуклы пионер, комсомолга кергән балалык-яшүсмер чорларымның һәр истәлекле мизгеле Җәмилә Габдулловна белән бәйләнгән. Мәңге яшь пионер хәрәкәте әйдаманының укучысы булуыма горурланып яшим, диде Рамил Рәшитович остазына олы рәхмәтләрен ирештереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәмилә Сибгатуллина