Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Әтнә авылының күп балалы гаиләсенә 100 меңлек социаль ярдәм күрсәтелде

– Бу акчалар безнең өчен зур ярдәм. Балаларны тәрбияләүдә кулланырбыз. Республикабыз җитәкчесенә рәхмәт!», – ди күпбалалы әни

«Гаилә» милли проекты кысаларында Әтнә авылында яшәүче Айгөл һәм Фәрит Вәлиуллиннар гаиләсенә 100 мең сумлык бер тапкырлы социаль ярдәм тапшырылды.

Бу проект Татарстан Республикасында гаиләләргә ярдәм итү һәм күп балалы гаиләләрнең социаль статусын күтәрү максатыннан тормышка ашырыла.

– Бу акчалар безнең өчен зур ярдәм. Балаларны тәрбияләүдә кулланырбыз. Республикабыз җитәкчесенә рәхмәт!», – күпбалалы әни.


Әлеге ярдәм кемнәргә бирелә?

  • 29 яшькәчә өченче яки аннан соңгы бала тапкан авыл хатын-кызларына
  • Татарстан авылларында даими яшәүчеләргә
  • Бер балага 100 мең сум күләмендә

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү — җәмгыятьнең мөһим бурычы, һәм мондый инициативалар, әлбәттә, гаиләләрнең социаль иминлеген һәм балаларның киләчәген ныгытуга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев