Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән!
Көн темасы

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән!

Районыбызның авыл хуҗалыгы, сәүдә, төзелеш, юл, җитештерү, автотранспорт предприятиеләрендә тырыш хезмәт куючы шоферларыбыз белән урынлы горурланабыз

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Автомобиль трранспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Бүгенге тормышыбыз, яшәү рәвешебез күпчелек очракта автомобильгә бәйләнгән. Һәр көнебез, һәр эшебез транспорт чарасыннан башка гына узмавы һәрберебезгә мәгълүм. Районыбыз өчен автомобиль транспорты аеруча да мөһим роль уйный, авыл хуҗалыгы районы буларак, ил табынын баетуда шоферларыбызның тырышлыгы чиксез зур.

Районыбызның авыл хуҗалыгы, сәүдә, төзелеш, юл, җитештерү, автотранспорт предприятиеләрендә тырыш хезмәт куючы шоферларыбыз белән урынлы горурланабыз. Бәйрәм көнендә һәрберегезгә дә эшегездә зурдан-зур уңышлар, якты, имин юллар телим. Барлык райондашларга да сәламәтлек, гаилә иминлеге насыйп булсын. Иркен, төзек юлларда, җан тынычлыгы һәм дә шат күңел белән йөрергә язсын!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы


Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Нет комментариев