Балтач автомәктәбе командасы беренче урынны яулады! (фото)
Көн темасы

Балтач автомәктәбе командасы беренче урынны яулады! (фото)

Казанда Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча республика ярышлары узды.

Балтач автомәктәбен Гыйльметдинов Айзат, Шакирҗанов Салават, Кадыйров Мөхәммәд тәкъдим иттеләр.

Егетләр Чистай, Арча, Алексеевск, Зәй, Әлки, Мөслим, Әлмәт,Питрәч, Азнакай мәргәннәре белән көч сынашты.

Нәтиҗәдә, Балтач автомәктәбе командасы беренче урынны яулады. Шулай ук Гыйльметдинов Айзат та беренче булды! Котлыйбыз!


автомәктәп

Нет комментариев