Балтач диңгезчеләре бәйрәм итәчәк
Бәйрәм белән!
Ел саен 19 мартта Россиядә Су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә.
Балтач районы флотчы ветераннарның район оешмасы рәисе Наил Хөснетдинов:
— Су асты диңгезчеләрен тулы хокук белән диңгез флоты элитасы дип саныйлар. Су асты көймәсе диңгезчесе исеме — ул зур горурлык. Алар көчле рухлы һәм бар яктан сәламәт егетләр, төп сыйфатлары — нык ихтыярлы, батыр, җаваплы. Иксез-чиксез, төпсез зур су асларында хәрби поста булу ул кыюлык та, гаять зур ныклык та сорый.
Бәйрәм уңаеннан, Ватанны саклаучылар паркында 19 март көнне сәгать 9да диңгезчеләр флагы күтәреләчәк, соңыннан «Дулкын» бассейнында диңгезчеләребез, якташыбыз, адмирал Марс Искәндәров истәлегенә ярышларда катнашачаклар. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев