Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач егете Илмир Йосыповны Мәскәүдә Россиянең спорт министры бүләкләде

Илмир Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын кызыл дипломга тәмамлады

2025 елның 14 июлендә Мәскәүдә Россиянең иң яхшы спорт вузларын тәмамлаучыларны бүләкләү тантанасы булды. Ул Разумовский усадьбасында узды. 

Чара беренче мәртәбә узды һәм Россиянең спорт мәгарифе системасында яңа традициягә әвереләчәк, дип ышандыра тантананы оештыручылар.

Әлеге мәртәбәле чарада Татарстаннан 10 кеше катнашты. Бәхетлеләр арасында райондашыбыз, Балтач егете Илмир Илнар улы Йосыпов булу аеруча сөенечле.

Илмир Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын кызыл дипломга тәмамлады. Уку чорында бик күп конкурсларда актив катнашып, зур җиңүләр яулады, үзен алдынгы, актив, тырыш, максатчан студент буларак таныта алды.

Кичә иң яхшы чыгарылыш укучыларына кызыл дипломнар һәм бүләкләр тапшыруын, Зур театр артистлары чыгышын үз эченә алган иде һәм театральләштерелгән тамаша элементлары белән тарихи бал форматында узды. 

Бүләкләү тантанасында кызыл дипломнарны һәм бүләкләрне Россиянең спорт министры, Россия Олимпия комитеты президенты Михаил Владимирович Дегтярев шәхсән үзе тапшырды.

Чыгарылыш укучыларын физик культура вузлары ректорлары һәм проректорлары, шулай ук легендар спортчылар: Софья Великая, Ангелина Мельникова, Яна Егорян, Юрий Борзаковский, Светлана Ишморатова, Дмитрий Пирог һәм Максим Опалев котладылар.

Шунысын ассызыклап әйтү кирәк, әлеге егет-кызлар спорт, фән, волонтерлык һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешеп, физик культура һәм спорт тармагын үстерүгә өлеш керткән яшьләр.

Иң яхшы чыгарылыш укучылары өчен бушлай экскурсияләр, мәдәни һәм күңел ачу чаралары, Зур театрга бару һәм башкалар оештырылды.

Фото: И.Йосыповның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев