Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач егетләре хәрби җыенда булып кайтты

Егетләр медицина, тактик, физик, техник әзерлек һәм хәрби топография чараларында катнаштылар

Балтач районы мәктәпләренең 10 сыйныф егетләре Казан шәһәренең “Патриот” үзәгендә хәрби җыенда актив катнашып кайтты.

Бу чара яшьләрнең хәрби-патриотик тәрбиясен үстерү һәм аларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү максаты белән оештырылган иде.

Егетләр медицина, тактик, физик, техник әзерлек һәм хәрби топография чараларында катнаштылар. Алар биредә беренче ярдәм күрсәтүне, тактик маневрларны, физик сынауларны һәм техника белән эш итүне өйрәнделәр, шулай ук хәрби топография буенча белемнәрен арттырдылар. 

- Программада каралган чаралар яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, рухи һәм физик яктан чыныктыру, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә исәпләнгән, - ди Карадуган гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Бәграм Садыйкҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев