Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач эшмәкәрләре сәяхәттә булды

Эшмәкәрләр белән очрашу вакытында район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин аларга рәхмәт белдерде

Бүген, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Балтач эшмәкәрләре өчен район буенча сәяхәт оештырылды.

Бертөркем районыбыз эшмәкәрләре Шода авылында урнашкан «Балкыш» һәм Чепьядагы «Май» кооперативында булдылар.

Һәрбер өлкәдә үз эшләрен җәелдереп, район халкына хезмәт итүче Балтач эшмәкәрләр соңыннан Түнтәр авылында мул-сыйлы табыннар артында кунак булды. Эшмәкәрләр белән очрашу вакытында район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин үз эшләрен төгәл белеп хезмәт куйган, районыбызда яңа эш урыннары барлыкка китерүче, җирлегебезнең үсешенә өлеш керткән эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде.

 –  Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне ихластан бәйрәм белән котлап, хезмәтегез өчен рәхмәтемне ирештерәм. Сез тырышлыгыгыз белән халыкка хезмәт күрсәтәсез, район икътисадын тотрыклы тотарга ярдәм итәсез. Иганәчелек буенча сездән ярдәм күрәбез. Киләчәктә дә аңлашып, киңәшеп, дәүләт программаларында актив катнашып эшләсәк иде,   –  диде Рамил Рашитович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев