Балтач кызлары «Татар кызы - 2026» бәйгесенең финалына узды. Котлыйбыз!
Көн темасы

Балтач кызлары «Татар кызы - 2026» бәйгесенең финалына узды. Котлыйбыз!

Кичә Казанда «Татар кызы - 2026» бәйгесенең ярымфиналы узды

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда «Татар кызы – 2026» республикакүләм бәйгесенең ярымфиналы узды. Бәйгедә республиканың алты зонасыннан 20 кыз катнашты.

Ярымфиналда райондашларыбыз –  Балтач кызы  Динә Зарипова, Көшкәтбаш кызы Гөлназ Әхмәдиева, Сосна кызы Сиринә Закирова да катнашты.

Нәтиҗәләр буенча 20 ярымфиналчы арасыннан 12 кыз финалга сайлап алынды. Иң куанычлысы шул, Балтач кызлары өчесе дә финалга узды. Ихластан котлыйбыз сезне, кызлар. Сезгә «Татар кызы – 2026» республикакүләм бәйгесенең финалында да уңышлар телибез!


Татар кызы-2026

Нет комментариев