Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач мәктәбе кабат җиңүчеләр рәтендә

Экология министрлыгы батарейкалар җыю акциясендә җиңүчеләрне бүләкләде

Татарстан Республикасы Экология министрлыгында «Мәктәп эко-патруле» кысаларында уздырылган 2024-2025 елларда кулланылган ток чыганакларын тапшыру буенча республикакүләм бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Балтач мәктәбе батарейкалар җыю буенча республика акциясендә кабат җиңүче булып танылды һәм теннис өстәле белән бүләкләнде. Шунысын әйтергә кирәк, коллектив инде өченче ел рәттән «Иң актив мәктәп» исеменә лаек булып килә.

Балалар бакчалары арасында Балтачның икенче номерлы балалар бакчасыннан Ясминә Гыйлмуллина беренче урынга лаек булды. Бүгенге көндә Ясминә Балтач мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы.

- Бу җиңү укучылар һәм әти-әниләрнең уртак тырышлыгы. Бу мөһим эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт! – ди мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев