Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач мәктәбендә капиталь ремонт тулы көченә бара

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач мәктәбе бинасында бара торган капиталь ремонт барышы белән танышты

«Партия десанты» проекты кысаларында «Бердәм Россия» халык программасы чараларының үтәлешен катгый контрольдә. Районыбыз территориясендә башкарыла торган эшләрнең сыйфатын һәм срокларының үтәлешен даими тикшереп торыла.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач мәктәбе бинасында бара торган капиталь ремонт барышы белән танышты.

Агымдагы елда биредә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында мәгариф учреждениесе инфраструктурасын яхшырту буенча масштаблы чаралар комплексы гамәлгә ашырыла, аңа заманча җиһазлар сатып алу, кирәкле  инвентарь белән тәэмин итү керә. Эшләр «Водстрой» җәмгыяте тарафыннан башкарыла.

Бүгенге көнгә төзелеш эшләре  уку йортының икенче һәм өченче катларында актив дәвам итә. Әзерлек эшләре төгәлләнеп килә, керамик плитка җәю башланды. Өченче кат ахыргы этапка әзер диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев