«Патриот» республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәгендә «Алга яшьармиячеләр» хәрби-спорт уены буенча ярышлар узды
«Патриот республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәгендә «Алга яшьармиячеләр» хәрби-спорт уены буенча ярышлар узды.
Уенның төп максаты – яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм армиядә хезмәткә әзерлек өлкәсендә эшне камилләштерү.
«Алга яшьармиячеләр» хәрби-спорт уены буенча ярышларында район данын Балтач урта мәктәбе егет-кызлары яклады һәм икенче урын яулады. Көчле командалар арасында лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән призерларыбызны котлыйбыз, аларга һәм отряд җитәкчесе Сәүдәр Тимербаевка киләчәктә дә спорт җиңүләре телибез!
Нет комментариев