Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач мөгаллимәләре бәйгенең II турына үтте

«Авыл укытучысы – 2025» бәйгесенең I турына нәтиҗәләр ясалды

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесенең I турына нәтиҗәләр ясалды.

Быел бәйгегә барлыгы 100 дән артык эш кабул ителгән. Әлеге эшләрдән жюри әгъзалары 48 конкурсантны II турга катнашу өчен сайлап алды.

«Авыл укытучысы» номинациясендә Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Шакирова Зилә Фәрхат кызы, «Авыл тәрбиячесе» номинациясендә Балтачтагы 2 балалар бакчасымузыка җитәкчесе Әүбакирова Чулпан Рөстәм кызы җиңү яулады. Котлыйбыз! II турда да уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев