Балтач мөгаллимнәре «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе 2025» бәйгесе җиңүчеләре
Бәйге быел уникенче тапкыр үткәрелде
Авыл мәктәпләре мөгаллимнәре өчен республикабызда «Мәгариф», Гаилә һәм мәктәп» журналлары тарафыннан 2014 елда гамәлгә куелган «Авыл укытучысы» конкурсында катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Бәйге быел уникенче тапкыр үткәрелде.
Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музеенда «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе 2025» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәбрикләде.
Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зилә Фәргать кызы Шакирова «Оста педагог» номинациясендә җиңү яулады. «Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы» тәрбиячесе Сәләхова Мәрьям Искәндәр кызы бәйгенең «Милли традицияләр сагында» номинациясендә җиңүче булды. Ихлас күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев