Балтач районы башлыгы ялга кайткан егетләр белән очрашты
Көн темасы

Балтач районы башлыгы ялга кайткан егетләр белән очрашты

Егетләр очрашу вакытында ил-көн яңалыклары белән бергә район тормышы белән дә таныштылар

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан якташ солдатларыбыз белән очрашты.

Очрашу барышында хәрбиләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, проблемаларны күтәрделәр. Шулай ук очрашуда районнан җибәрелүче гуманитар ярдәм турында да фикер алыштылар.

Егетләр күрсәтелгән ярдәм һәм теләктәшлек өчен райондашларга, посылкаларны, аларның мөрәҗәгате буенча тупланган әйберләрне вакытында китереп җиткергән волонтерларыбызга зур рәхмәтләрен әйттеләр. Ил-көн яңалыклары белән бергә район тормышы белән дә таныштылар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев