Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач районы башлыгы махсус хәрби операциядәге хәрби частька «Газель» машинасы бүләк итте

Рамил Нотфуллинга «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләнде

Район башлыгы Рамил Нотфуллин махсус хәрби операциядә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы хәрби частька «Газель» машинасы бүләк итте. Бу транспорт чарасы фронттагы егетләргә кирәк-ярак ташуда, гуманитар ярдәм китерүдә зур ярдәм булачак. 

Техниканы махсус хәрби операция зонасына алып китүчеләр арасында безнең якташыбыз булуы үзе бер куаныч.

Тантаналы мизгелдә Рамил Нотфуллин егетләргә имин юллар һәм тизрәк җиңеп кайтуларын теләде, аларның батырлыгына ихтирам белдерде. Хәрби часть вәкилләре исә үз чиратында район башлыгын «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев