Балтач районы хатын-кызларыннан бердәнбер контрактчы Оксана Закировага дәүләт бүләге тапшырылды
Көн темасы

Балтач районы хатын-кызларыннан бердәнбер контрактчы Оксана Закировага дәүләт бүләге тапшырылды

Оксана Николаевна «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Кораллы Көчләре ветераннары ассоциациясе рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко җитәкчелегендәге делегация шушы көннәрдә хәрбиләребез белән очрашу уздырды.

Аеруча зур уңышларга ирешкән якташларыбызга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Алар арасында безнең районнан хатын-кызлардан бердәнбер контрактчы Оксана Николаевна Закирова да бар. Оксана Николаевна «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.


Нет комментариев