Балтач укучылары Чаллыдан җиңү белән кайтты
Бу уңыш — балаларның тырышлыгы, укытучыларның ярдәме һәм мәктәпнең математик белем бирү системасының нәтиҗәсе
Яр Чаллы шәһәрендә узган «Школково» Бөтенроссия математика уеннарының гомумкоманда зачетында Балтач укучылары беренче урынны яуладылар.
Норма урта мәктәбеннән Габдрахманов Данияр, Мәрдәнов Раил, Мәрдәнов Раян һәм Нөнәгәр мәктәбе укучысы Гарипов Саматтан торган команда математик ярышларда үз көчләрен сынап, логик фикерләү, проблемаларны чишү һәм командада эшләү сәләтләрен күрсәттеләр.
Бу уңыш — балаларның тырышлыгы, укытучыларның ярдәме һәм мәктәпнең математик белем бирү системасының нәтиҗәсе. Егетләрне һәм аларның остазларын җиңүләре белән котлыйбыз! Аларның киләчәктә дә уңышлы нәтиҗәләргә ирешүен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев