Безнең район данын әлеге бәйгедә Резеда Бәдгыева, Ранис Нәбиев яклады
23 гыйнварда Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында «Ел укытучысы-2026» Бөтенроссия һөнәри конкурсының зона этабы узды.
Безнең район данын әлеге бәйгедә Резеда Бәдгыева, Ранис Нәбиев яклады.
«Ел укытучысы» номинациясендә - Салавыч күппрофильле лицееның химия һәм биология укытучысы Бәдгиева Резеда Габделхак кызы, ә «Педагогик дебют» номинациясендә - Балтач гимназиясенең информатика укытучысы Нәбиев Ранис Ренат улы катнашты.
Нет комментариев