Балтач ветераннары бүген район буенча сәяхәткә чыкты
Матур гадәт буенча төрле елларда җитәкче урыннарда эшләгән ветераннарыбыз бүген Балтач районы буенча сәяхәткә чыкты
Бүген ветераннар өчен район буенча экскурсия үткәрелә. Ул өлкәннәрне соңгы елда районыбызда төзелгән яки төзекләндерелгән социаль объектлар белән якыннанрак таныштыру максатыннан оештырыла.
Экскурсия Шубан авылында быел эшли башлаган яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты белән танышудан башланды.
Шубан авылында быел сафка баскан әлеге пункт районда ачылган яңа фельдшер-акушерлык пунктларының егерменчесе. Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев