Көн темасы
Балтач Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләрен кабул итә
Бүген Балтачыбызга Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучы делегатлар килә.
Алдан хәбәр итүебезчә, 2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Әлеге дөньякүләм әһәмиятле зур вакыйга кысаларында, бүген 5 август көнне Балтачыбыз Россиянең төрле регионнарыннан һәм чит төбәкләрдән 130лап делегат кабул итә.
Программада гүзәл Балтачыбызның иң матур урыннары булган - Сабантуй паркына, үзәк мәчеткә, бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасына, "Балтач" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә, Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музеена сәфәрләр үткәрү планлаштырыла. Шулай ук районның социаль-икътисади үсешен чагылдырган күргәзмә, күп милләтле район буларак, фольклор һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев