Билгеле булганча, 2021 елның 15 октябреннән Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе старт алды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Районыбызда халык санын исәпкә алу буенча 10 стационар участок эшли. Шулай ук исәпкә алучылар йортлар буенча йөри, исәпкә алу кәгазьләрен электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында да тутыручылар бар.
Район статистика бүлеге җитәкчесе Раушания Ганиева белдерүенчә, эшнең яртысыннан артыгы эшләнелгән. Районда халык санын алуда барлыгы 73 кеше эшли.
Халык санын алу буенча «Кайнар линия» дә эшли. Ул 14 ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак. «Кайнар линия»нең телефоны: 8(843) 221-78-78.
Нет комментариев