Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачка кабат студентлар десанты килде

Студентлар десанты Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә булып, социаль-патриотик акциясе уздырды

Студентлар иң элек район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин белән очрашты. Атна дәвамында эшләнәсе эшләр хакында фикер алыштылар. Соңрак алар мәктәп укучылары белән очрашты.

Активист-студентлар тарафыннан гамәлгә ашырылучы әлеге акция үз эшчәнлегендә яшьләр арасында ирекле ярдәмчелекне үстерүне, һөнәри юнәлеш бирү һәм яшьләрне эшкә урнаштырырга ярдәм итүне, социаль-икътисадый өлкәдә яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыру һәм студентлар эшчәнлеген популярлаштыруны максат итеп ала.

Студентлар десанты Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә булып, социаль-патриотик акциясе уздырды.

Чара кысаларында 15 студент социаль әһәмиятле урыннарда эшләде: һәйкәл территориясен җыештырдылар, мәктәп шугалагын кардан чистарттылар. Шулай ук мәктәп укучылары белән профориентацион очрашулар да узды. Башлангыч сыйныфлар өчен мастер-класслар оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев