Балтачка Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында торучы белгечләр килде. Ни өчен?
Көн темасы

Балтачка Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында торучы белгечләр килде. Ни өчен?

Резервта торучылар агымдагы атнада 3 көн дәвамында безнең районда эшчәнлекләрен дәвам итәләр

Район башлыгы һәм җитәкчелек Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында торучы белгечләр - Иванов Сергей Дмитриевич һәм Ишбулатов Альберт Наильевич белән очрашты.

Очрашу барышында район башлыгы Рамил Нотфуллин кыскача районның бүгенге яшәеше, эшчәнлеге белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

Резервта торучылар агымдагы атнада 3 көн дәвамында безнең районда эшчәнлекләрен дәвам итәләр, оешмаларның, авыл җирлекләренең эш тәҗрибәләрен өйрәнәләр.

Безнең районда һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр бар.Белгечләргә уңышлар телим! - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чыгышында.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев