Балтачлылар картлар йортларында яшәүче ветераннарны котлыйлар (фото)
Көн темасы

Балтачлылар картлар йортларында яшәүче ветераннарны котлыйлар (фото)

Өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар.

Балтач муниципаль районында Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә.

Татарстан Республикасының картлар йортларында яшәүче ветераннар да читтә калмый.

3 октябрьдә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин Саба картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар янына бардылар. Аларны бәйрәм белән котладылар һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар. Күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен өлкәннәр рәхмәт белдерделәр.


Нет комментариев