Җиңүчеләр Рәхмәт хатларына лаек булды. Котлыйбыз!
Октябрь аенда «Ватаным Татарстан» газетасының хат ташучыларга багышланган #Почтальон ВатанымТатарстан марафоны узды.
50дән артык катнашучы ун көн дәвамында төрле биремнәргә җавап итеп язмалар урнаштырды.
Марафонда актив райондашларыбыз, Яңгулдан Сәлимә Габделхакова, Нөнәгәрдән Зөлфидә Тлякова, Арбордан Руфия Мифтахова, Нөнәгәр кызы, Казанда яшәүче Тәнзилә Галимуллина (Гыймадиева) катнашты. 50 катнашучы арасында безнең марафончылар 4 се дә җиңүчеләр сафында. Алар һәркайсы Рәхмәт хатларына лаек булды. Котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев