Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачлылар министрлыкның йомгаклау утырышында үз продукцияләрен тәкъдим итте

Социаль контракт «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла

Күптән түгел Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.

Утырыш эшендә Балтач районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина җитәкчелегендә бертөркем безнең район делегациясе дә катнашты.

Социаль контракт нигезендә дәүләттән ярдәм алып үз эшләрен башлап җибәргән үзмәшгүль райондашларыбыз, махсус хәрби операция ветераны, Яңгулдан Алмаз Шәрхетдинов һәм Чутай авылыннан Рашидә Гафиуллина җитештергән продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Рашидә ханым махсус хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше.

Социаль контракт «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Милли проект гаиләләрнең шәхси инициативаларын тормышка ашырып, демографик вәзгыятьне яхшырта һәм төбәкләрдә социаль тотрыклылыкны ныгыта.
#нацпроектыРФ
#Годвоинскойитрудовойдоблести

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев