Балтачлылар Балтач муниципаль районы башлыгының  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Көн темасы

Балтачлылар Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Тимирязев исемендәге җәмгыять хезмәтчәннәре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Илшат Нурулла улы Камалов – тракторчы;
  • Тәлгать Сәфәргали улы Садыйков – шофер.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Петр Кириллович Гришкин – Югары Ушма авылыннан хезмәт ветераны;
  • Гөлсимә Сәләхи кызы Шәйхетдинова – Көшкәтбаш авылыннан хезмәт ветераны.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, юл төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “МДСУ-1” оешмасы шоферы Рамил Рәфхат улы Сафин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев