Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачлылар «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә җиңү яулады

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе гала-концерты узды

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы — «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле!

Бәйгедә 4500 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 38се җиңүче исеменә лаек дип табылды.

«Шигърият» номинациясендә 7 яшькә кадәр катнашучылар арасында:  I урын — Инзил Закиров.

«Проза» номинациясендә 7 яшькә кадәр катнашучылар арасында: I урын — Дәлия  Камалова, II урын — Мәликә  Абдуллина, 8-13 яшькә кадәр катнашучылар арасында: II урын — Эмил Закиров.

Иҗади гаиләләр арасында I урынны Балтач бистәсеннән Сабирҗановлар гаиләсе яулады.

Шулай ук тагын бер райондашыбыз Гөлинә Шәйхетдинова үзенең язган шигыре белән III урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Фото: «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар сүзе