Балтачлылар - «Закон территориясе» республика конкурсы җиңүчеләре
«Закон территориясе» республика конкурсы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлангычы белән ТР Министрлар Кабинеты теләктәшлегендә 2007 елдан бирле үткәрелә
Казанда «Закон территориясе» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
«Закон территориясе» республика конкурсы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлангычы белән ТР Министрлар Кабинеты теләктәшлегендә 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул республикада җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшь буынга хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны профилактикалауга лаеклы өлеш керткән муниципаль берәмлекләр башлыкларын, предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гади гражданнарны бүләкләү, аларның уңай тәҗрибәсен җәелдерүгә юнәлтелә.
Әлеге конкурс безнең район өчен дә зур җиңү алып килде. Бәйге җиңүчеләре арасында районыбызның «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау үзәге җитәкчесе Фирдинант Шәрифҗан улы Гыйлемҗанов һәм Балтач районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Ләйсән Марат кызы Шакирова да бар. Ихлас күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев