Балтачлыларның сайлауда катнашып, автомобиль оту мөмкинлеге бар!
Фотоконкурста катнашуның тулы шартлары турында vk.com/tatarstanalga белешергә мөмкин
14 сентябрь — бердәм тавыш бирү көне! Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә #ТатарстанАлга#ВсейСемьейНаВыборы хештегы белән фотоконкурста катнашып, нәтиҗәләре буенча автомобиль яки смартфон отарга мөмкин булачак!
Фотоконкурста катнашу өчен:
- Лаеклы кандидатлар өчен тавыш биргәннән соң, сайлау участогы янында махсус беләзек алырга;
- ТР сайлау участогы фонында, бинаның тышкы ягында, беләзекләрне киеп гаилә белән фотога төшәргә. Фотода сайлау участогына керү зонасы (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш.
- Фотографиядә ким дигәндә 1 махсус беләзек күренергә тиеш;
- Конкурста катнашучыларның фотоны «ВКонтакте»дагы шәхси битендә 14 сентябрь көнне иртәнге сәг.07:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштырулары шарт. (Социаль челтәрдәге шәхси бит фотоконкурс уздыру вакытында ачык булырга тиеш.)
Фотоконкурста катнашуның тулы шартлары турында vk.com/tatarstanalga белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев