«Балтачның ел студенты-2024» премиясенә заявкалар кабул итү башланды
Сораулар туса, Наилә Сабировага 89372909312 (whatsapp) телефон номерына мөрәҗәгать итәргә була.
Әгәр син яхшы укудан тыш, урта махсус уку урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йортының иҗтимагый, фәнни, спорт һәм мәдәни-массакүләм тормышында актив катнашасың икән, «Балтач ел студенты-2024» премиясенә заявка бирә аласың.
Премия берничә этапта үткәрелә:
1 этап — 26 декабрь − 19 гыйнвар көннәрендә гаризалар кабул ителә.
2 этап — бүләкләү тантанасы. Һәр номинациядә лауреатларны һәм җиңүчеләрне тантаналы игълан итү булачак. Вакытын һәм урынын соңрак хәбәр итәрбез.
Премиядә катнашу шартлары:
— көндезге һәм читтән торып урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йорты студенты булу;
— Балтач муниципаль районында туу;
— 16 яшьтән 35 яшькә кадәр.
Премия түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
— «Ел студенты» Гран-прие;
— «Ел интеллекты » номинациясе;
— «Иң яхшы җәмәгать эшлеклесе» номинациясе;
— «Иҗади шәхес» номинациясе;
— «Иң яхшы волонтер» номинациясе.
Заявка бирү тәртибе: гаризаларны 19 гыйнварга кадәр оештыру комитетына электрон почта аша hiyal98@mail. ru адресына җибәрергә кирәк.
Сораулар туса, Наилә Сабировага 89372909312 (whatsapp) телефон номерына мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев