Балтачның «Факел» клубы хезмәткәрләре халык һәйкәлен төзү өчен акча җыю акциясенә кушылды
Проектның максаты — тарихи хәтерне саклау өчен Россия һәм Беларуссия халыкларын берләштерү
Татарстанда әйләнештән чыккан тәңкәләрне җыю буенча хәйрия акциясе старт алды. Җыелган акчалар «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» халык һәйкәлен төзүгә юнәлдереләчәк.
Проектның максаты — тарихи хәтерне саклау өчен Россия һәм Беларуссия халыкларын берләштерү.
Акциядә катнашу өчен Татарстанлылар 26 гыйнварга кадәр әйләнештән чыккан яки хәзерге вакытта кулланылган тәңкәләрен алып килеп, республика буйлап урнаштырылган җыю пунктларына тапшыра алалар. Җыелган акчалар һәйкәл төзү өчен бәяле металл эретмәсенә керәчәк, ә гамәлдәге акчалар – төзү эшләрен финанслауга юнәлдереләчәк.
Барлык җыелган акчалар һәйкәлләр төзүгә тотылачак. 26 гыйнварда Казанда җыелган акчаларны Алексей Талайга тапшыру тантанасы була.
«Факел» клубы хезмәткәрләре акциягә кушылды инде! Сез дә кушылыгыз! Татарстан горурлыгы һәм уртак хәтеребез символы булачак һәйкәл төзүдә бергәләп катнашыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев